«Дари добро и радость» күңел ачу-уен программасы

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында, 5 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Дари добро и радость» дигән күңел ачу-уен программасы узды. Әлеге чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен оештырылды. Мәдәният йорты фойесында әкият персонажлары костюмнары кигән эшчеләр кунакларны каршы алды. Чара дәвамында бәйрәмдә катнашучылар бер-берсен әдәпле сүзләр ярдәмендә сәламләделәр, табышмакларны бик теләп чиштеләр, шулай ук уеннарда бик теләп катнаштылар. Алар өчен аниматорның бәйрәм программасы әзерләнгән һәм бәйрәм өстәле оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International