27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Россиядә СПИД белән көрәш атналыгы узды. Шуңа бәйле рәвештә Саба районында укучылар белән берничә чара үткәрелде. Чараларның төп бурычы - яшьләргә ВИЧ-инфекция һәм СПИД нәрсә булуы, ВИЧ-инфекция тапшыру юллары турында һәм, бигрәк тә, ВИЧ ничек тапшырылмавы турында мәгълүмат бирүне арттыру. Россия Федерациясе законнары нигезендә, ВИЧлы балалар гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алырга хокуклы. ВИЧ белән балаларны эзәрлекләүне булдырмас өчен, укучылар ВИЧның көнкүреш юлы белән тапшырылмавын белергә тиеш.
1 декабрьдә Эзмә мәдәният йортында мәктәп укучылары белән «без СПИД булган дөньяда яшибез»дигән профилактик әңгәмә уздырылды. Эзмә ФАП мөдире, фельдшер Садриева Зөһрә Рәмзил кызы балаларга ВИЧ-инфекция һәм СПИДның нәрсә икәнлеге турында сөйләде.
Мәктәп укучылары белән шундый ук чаралар Сатыш авылында (Сатыш ФАП фельдшеры Э.Р. Зарипова), Явлаштау авылында (Евлаштау ФАП фельдшеры Р. С. Вәлиева), Олы Кибәче авылында (Олы Кибәче ФАП фельдшеры Р. М. Давлиева) уздырылды.