Хәйрия концерты

2023 елның 5 декабре, сишәмбе

2023 елның 2 декабрендә Яңа Мичән мәдәният йортында Украинада махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү өчен "Исән - сау кайтыгыз балалар, көтә газиз Аналар" исеме астында зур хәйрия концерты узды.

 Артистлар тамашачыларга искиткеч концерт программасы бүләк иттеләр. Ике сәгатьлек концерт бер мизгел кебек үтте.

Хәзерге вакытта Ватанны саклаучы геройларыбызга ярдәм итү өчен концертка килгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә. белдерде.

Хәйрия концертын оештыручы Яңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре, концерттан кергән акчалар Украинада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк, дип билгеләп үттеләр. Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алдылар һәм чын күңелдән хупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International