Керәнне авыл клубында «Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән бәйрәм концерты

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

"Әниләр көне" уңаеннан, Керәнне авыл клубында, хатлардан төзелгән  «Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әниләрне котлап язылган җылы хатлар матур жырларга, биюләргә төрелеп ияләренә тапшырылды. hәр чыгыш көчле алкышлар белән кабул ителде. Уллары махсус хәрби операцияда булган егетләребезнең әниләренә аерым игътибар бирелде, уллары исеменнән котлау яңгырады. Бәйрәм концерты күңелле  уен-конкурслар белән үрелеп барды.  Кичәнең бергәләп җырланган "Әниемә" жыры белән тәмамлануы бәйрәмгә ямь өстәде. Тамашачы кәнәгать калды, оештыручыларга hәм артистларга олы рәхмәт хисләрен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International