Музейга экскурсия

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

      4 декабрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар районның Байлар Сабасы бистәсендәге Туган як музеенда булдылар. Музей эшчәнлеге өч юнәлеш буенча башкарыла: җыю, тикшерү, мәдәни- мәгърифәтчелек. Социаль хезмәтләр алучылар музейда булган кыйммәтле экспонатлар белән таныштылар: мамонт сөякләре, солдат хатлары коллекциясе, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бүләкләү кәгазьләре күчермәләре, археологик табылдыклар коллекциясе, акча билгеләре коллекциясе, Г.Тукай һәм аның замандашларының скульптура сурәтләре, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры – снайпер Абдулла Мотыйгуллинның шәхси әйберләре, Совет героеның Вәли Хаҗиев шәхси әйберләре берлеге, татар телендә газеталарның фронт подшивкасы һәм башкалар.

         Социаль хезмәт алучылар бик күп кызыклы мәгълүмат һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International