Дәүләттән, үз бизнесыңны ачу өчен, бер тапкыр бирелә торган 350 мең сум акча алырга мөмкин. Социаль контракт аз керемле гражданнарга бирелә, аларның кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм эшкуарлык эшчәнлеген үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр сыйфатында тормышка ашырырга планлаштыручы граждан арасында төзелә. Контракт 12 ай дәвамында гамәлгә ашырылырга тиеш.
Сораулар буенча Саба районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.