Гражданнарны кабул итү декадасы

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

 1декабрьдән 10 декабрьгә кадәр "Бердәм Россия"партиясе оешуның 22 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы үтә.

Гражданнарны кабул итү Декадасын үткәрү кысаларында 2023 елның 4 декабрендә клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары, Саба шәһәр җирлеге депутаты Фәридә Якупова Саба районы социаль фондының клиентлар хезмәтендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Россия Социаль фонды органнары компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 кеше язылды. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр мәсьәлә буенча консультацияләр һәм тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International