Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында музыка җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар үткәрелде

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2023 елның 1 декабрендә Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Халык музыкаль уеннары аша балаларны татар, рус халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру» темасына республикакүләм семинар узды. Семинарда 40 педагог катнашты. Саба, Арча, Балтач, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнары педагоглары, Саба мәгариф бүлегенең баш белгече Гумерова Л.М., Казан белем күтәрү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән укытучысы Абдуллина Рузиля Вагизовна , Казан шәһәре Яңа Савин районы 380 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Романова О.В. катнаштылар. Семинар кунаклары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыка шөгыле, «Аулак өй» күренеше, «Рус ярминкәсе» күңел ачу кичәсе, «Гөлбакча» вокаль ансамбле чыгышы, балаларны агач кашыкларда уйнау алымнарына өйрәтү буенча мастер-класс карадылар. Шулай ук музыка җитәкчеләренең дидактик уеннары буенча күргәзмә оештырылды. Казан белем күтәрү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән укытучысы Абдуллина Рузиля Вагизовна семинарга югары бәя бирде.  Килгән педагоглар да бик күп яңалыклар алдык, алга таба эштә кулланачакбыз дигән фикерләр эйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International