Лесхоз интернат-йортында инвалидлар декадасы

2023 елның 1 декабре, җомга

3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"

Лесхоз интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.

1 декабрьдә инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнашында бәйрәм чарасы узды.

Социаль хезмәтләр алучылар алдында Бәйрәм концерт программасы белән Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы Рәхмәтуллин Нияз Рәис улы җитәкчелегендәге фольклор ансамбле һәм Саба муниципаль районы Олы Кибәче авыл җирлеге фольклор ансамбле коллективлары чыгыш ясады.Котлаулар белән диңгез флоты ветераннары килде, эмблемалар белән футболкалар бүләк иттеләр. Җаваплылыгы чикләнгән  «Технология» җәмгыяте биргән бүләк пакетлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International