Саба районында наркология һәм онкология хезмәте эше буенча күчмә киңәшмә.

2023 елның 1 декабре, җомга

2023 елның 30 ноябрендә Саба муниципаль районында наркология һәм онкология хезмәте эше буенча күчмә киңәшмә узды.

Киңәшмә Саба районы хакимиятенең актлар залында узды.

Киңәшмәнең төп мәсьәләләре : наркоманияне һәм алкогольгә бәйлелекне профилактикалау; ведомствоара хезмәттәшлек (Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, социаль яклау, сәламәтлек саклау, авыл җирлекләре башлыклары); онкология авыруларын вакытында ачыклау; онкология авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүенең аларның гомер озынлыгын яхшыртудагы роле.

Югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итүдә фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) хезмәткәрләренең аерым әһәмияте билгеләнде. ФАП хезмәткәрләре үз авылларында яшәүчеләрне яхшырак белгәнгә күрә, көн саен халык белән турыдан-туры эш алып баралар.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар:

• «Саба РҮХ» ДАССОның баш табибы Йосыпов Марат Рафаэлевич. Үз докладында «Саба РҮХ " ДАССОның баш табибы соңгы 9 айда наркология хезмәте һәм ЦАОП (амбулатор онкология ярдәме үзәге) эш нәтиҗәләрен анализлады.

• «ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры» ДАССОның медицина эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Басанов Сергей Владимирович.

• «Галиев  И.М. исемендәге ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры " ДАССОның медицина технологияләренең нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын бәяләү бүлеге мөдире  Нагуманов Эдуард Вильданович.

• «ТР ССМ Республика клиник наркология диспансеры " ДАССОның баш табибы Уткельбаев Ренат Илгиз улы.

• «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры " ДАССОның баш табибы  Хидиятов Илгиз Ринат улы.

• Киңәшмәне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тәмамалады.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International