«Мәхәббәт белән тәрбияләү. Бишек җырлары» дип аталган грант проектының финалы

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

29 ноябрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Хәят» оешмасы уздырган «Мәхәббәт белән тәрбияләү. Бишек җырлары» дип аталган грант проектының финалы үтте. Балалар бакчалары  тәрбияләнүчеләре, әти – әниләре белән бергә, бию, бишек җырларын башкару традицияләрен, гореф-гадәтләрне, исем кушу, гаиләнең кичке ашын һ.б. күрсәттеләр. Балалар белән бергә җырларны Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариева башкарды. Әлеге чара кысаларында Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен бишек җырлары смотр - конкурсында катнашкан өчен бүләкләү булды. Балалар бакчалары коллективлары Дипломнар, шулай ук бишекләр һәм кулдан эшләнгән курчаклар алдылар. Катнашучылар автор текстлары, «Ана мәхәббәтен визуальләштерү» рәсемнәре өчен аерым бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Әлеге проектны һәм чараны оештыручылар турында рәхмәт сүзләрен чараның хөрмәтле кунаклары ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимьяновна Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һ. б. белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International