"Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз" дип исемләнгән концерт

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз" дип исемләнгән концерт булып узды. Әлеге концерт Килдебәк, Иске Мичән авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Сабабаш, Түбән Симет авыл клублары хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашлар көче белән әзерләнгән иде.

Россиядә Әниләр көне ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 

 Бәйрәм башында барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар, барысына да тыныч күк йөзе һәм гаиләләрендә иминлек теләделәр. 

  Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, спектакльдән өзек күрсәттеләр һәм болар барысы да яраткан әниләребезгә багышланды. Тамашачылар әлеге концертта катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр, чөнки әлеге бәйрәм концерты тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International