Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды.

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Шәмәрдән мәдәният йортында “Йөрәк җылым сиңа, әнием!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалында катнашучылары, Мишәбаш мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнаштылар. Концертның беренче минутларыннан ук яхшы һәм дәртле атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты театральләштерелгән тамаша, моңлы җырлары, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләргә багышланган җырлар, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International