Уңышлары һәрчак бик күп булсын, сәләтлеләр безнең балалар! Күргәзмә әнә шундый баштамга астында уздырылды Финанс – бюджет палатасында. Әлбәттә, әлеге матурлык иң кадерле бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан оештырылып, анда 20 бала катнашты. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларының спорттагы, иҗаттагы уңышлары, аларның рәсемнәреннән торган күргәзмә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы килеп чыкты. Ә балалар саны белән мактанырлыгы бар оешманың. 18 яшькәчә 80 бала исәпләнә биредә. Ә балигълык яшенә җиткән балалар санын да кушсаң 100гә якын була. Гомумән, игътибар зур хезмәткәрләрнең балаларына. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларның берсен дә күз уңыннан калдырмый. Әлеге күргәзмә уңаеннан да һәр катнашкан балага яшь категориясына карап, берсеннән-берсе кызыклы бүләкләр тапшырылды. Яңа уку елы башында, хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка керүче балаларын чакырып, мәктәп кирәк-яракларын тапшыру, “SabaBalahoner” муниципаль программасы буенча “Экономист” станциясында бухгалтер һөнәрен үзләштерү, 1июньдә – Балаларны яклау көнендә Лесхозда Нургали Миңнеханов исемендәге Дендрология бакчасында, урманчылык һәм кыңгыраулар музейларында булу - гомумән, болар барысы да бәхетле балачакның истәлекле мизгелләре күбрәк булсын өчен, һәрьяклап камил шәхес үстерүгә якын килеп эшләнә. Моны үз чыгышында Шәмсун Әкбәр улы үзе дә билгеләп үтте: “Һәр баланы якты киләчәк кенә көтсен, алар сәламәт һәм бәхетле, акыллы һәм талантлы булып үссеннәр. Балачак еллары аларга мөмкин кадәр күбрәк уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр бүләк итсен. Һәм сез, балалар, үзегезнең яхшы укуыгыз, тәртипле, әхлаклы булуыгыз белән әти-әниләрегезне һәрчак сөендереп торыгыз”, дип мөрәҗәгать итте ул балаларга һәм әти-әниләргә.
Балалар да әлеге чарадан канәгать калдылар. Ә улларының һәм кызларының бәхетле, канәгать йөзләре, уңышлары, аларның шатлыклы елмаюлары - һәр ата-ана өчен иң яхшы бүләк булып тора.