Әти һәм әни- иң мөһим кешеләр! Алар җирдәге иң яхшы кешеләр! Әгәр дә сез янда булсагыз, без барыбыз да тыныч яшәячәкбез. Сезнең куңел җылылыгы салкын вакытларда җылытачак, нык куллар һәрвакыт ярдәм итәчәк, авырганда тугры йөрәк сине җиңел генә дәвалый алачак. Әниләр һәм әтиләр көненә «Минем гаиләм – минем терәгем» дип исемләнгән бәйрәм концерты матур һәм онытылмаслык булды. Һәр сыйныф үзенең бәйрәм номерын әзерләде. Бер-бер артлы мәктәп сәхнәсенә яшь талантлар чыктылар. Концертта катнашучылар матур шигырьләр укыдылар, моңлы җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, котлау видеолар да булды һәм болар барысы да яраткан әниләргә һәм әтиләргә багышланды. Кемдер сәхнәдә беренче адымнарын ясады, кемдер тагын бер тапкыр мәктәптә йолдызлар барлыгын исбатлады. Бәйрәм дәвамында залда өйдәге уңайлылык һәм гадәти булмаган атмосфера хөкем сөрде, чөнки тормышта иң мөһиме һәм иң кыйммәтлесе ул – гаилә.