Укулар "Зиннәт" кибетендә үтте

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Зиннәтуллин И.А. сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары уздырды.

Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм кибет эшчәнлегенә турыдан-туры кагылышлы сәүдә кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу турында консультация бирделәр, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.

Әлеге чара барышында сәүдә челтәренә җитештерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителгән өстәмәләр мәсьәләләре тикшерелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International