Төп бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне якынлаша. Бу көн безгә тормыш бүләк иткән кадерле әниләребезгә үз мәхәббәтебезне, рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү өчен искиткеч сәбәп булып тора. Бәйрәм хөрмәтенә, 21 ноябрь көнне Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында, укучылар һәм аларның әниләре өчен «Бәйрәм белән, әнием! "- дип аталган акварель мастер-классы оештырылды. Мифтахова Ф.И. җитәкчелегендә мастер-класста катнашучылар әни белән баланың бер-берсенә карата иң җылы хисләрен чагылдырган акварель рәсемнәр ясадылар.