МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында гаилә институтын ныгытуга һәм үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында гаилә институтын ныгытуга һәм үсеп килүче буында гаилә кыйммәтләрен, гаилә традицияләрен формалаштыруга зур игътибар бирелә. Безнең балалар бакчасында әниләргә багышланган бәйрәмнәр бик кызыклы һәм күңелгә үтеп керә торган булып уза. Без бу атна буе Әниләр көне белән әниләребезне котлыйбыз, аларга бүләк итеп бәйрәм кичәләре күрсәтәбез.

Икенче кече яштәгеләр төркемендә балалар Куянкайга әнисенә бүләк әзерләргә ярдәм иттеләр, биеделәр, бишек җырларын җырладылар, әниләре белән бергә конкурсларда катнаштылар.

Кече яшьтәгеләр төркемендә балалар әниләренә театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Шулай ук әниләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларның җыр биюләренә әниләренең шат йөзләре елмаеп торды.

Уртанчылар  төркемендә тәрбияләнүче балалар  Әниләр көненә багышланган матур эчтәлекле бәйрәм кичәсе үткәрделәр.

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар да әниләр өчен искиткеч бәйрәм кичәләре әзерләделәр.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үткәндә, балалар бакчасы коллективы гаилә тәрбиясе традицияләрен торгызырга омтыла, балаларда сабырлык, игелек, мәхәббәт һәм үз гаиләсенең барлык әгъзаларына хөрмәт тәрбияли. Балаларыбыз күңелендә иң мөһим фикер ныгыды…

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International