Артериаль гипертония белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәбе.

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 23 ноябрьдә сәгать 10.00-11.00гә кадәр «Саба үзәк хастаханәсенең» терапия бүлеге пациентлары артериаль гипертония белән авыручылар өчен сәламәтлек мәктәбенең Онлайн-дәресендә булдылар.

Күп кенә  сәбәпләр аркасында, нәкъ менә стресс гипертония белән авыручы пациентларда кан басымының кискен күтәрелүенә һәм гипертоник кризиска китерә.

Шуңа бәйле рәвештә бүгенге дәреснең темасы: «Артериаль гипертониядә стресска чыдамлыкны ничек арттырырга».

Лектор, ТР ССМ «Республика психиатрия хастаханәсе» ДАСУның табиб-психотерапевты Коновалова Вероника Николаевна пациентларга стресс ситуацияләрендә үзләрен ничек тотырга, шулай ук борчыла башласалар, үзеңне ничек тиз кулга алырга һәм тынычланырга кирәклеге турында сөйләде.

Оештыручы: ДАСУ "Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге". Онлайн-дәрес россиянең «Контур-Толк» сервисында узды.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International