Бүген Россиядә психологлар көне билгеләп үтелә. Тормыш темплары һәм тормышыбызда стресслар арту белән, психолог хезмәтләренә ихтыяҗ елдан-ел арта гына бара. Һәрбер кеше өчен аны шелтәләрсез һәм хөкем итмичә тыңлау, куркуларны һәм күңел кичерешләрен аңларга ярдәм итү бик мөһим. Психолог-кешенең «җанын савыктырырга» ярдәм итүче белгеч. Психологларның эш нәтиҗәлелеге күпьеллык тәҗрибә белән расланган.
2023 елның июленнән Россия поликлиникаларында медицина-психологик консультация кабинетлары ачылды.
Шәмәрдән участок хастаханәсе янындагы поликлиникада югары класслы белгеч - психолог Инция Рассман эшли. Кабул итү пәнҗешәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр алып барыла. Дәүләт хезмәтләре порталы яки регистратура аша язылырга мөмкин. |
Психологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!