Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Финалы

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

2023 нче елның 12 нче ноябрь  көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә  спортинг-компакт  буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбеннән, Казан, Алабуга, Азнакай, Әлмәт шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Удмуртия өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.

Ярыш  барлыгы 3 категориядә үтте:

“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган  спортчылар;

“В” категориясе – разрядлы спортчылар;

“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;

            Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының финалы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:

“А” категориясендә:   

        1 урын – Мөбәрәкшина Айгөл (Әгерҗе шәһәре)

        2 урын –  Ибатуллин Айрат (“Сабантуй” спорт мәктәбе)

        3 урын – Басыйров Алмаз (Казан шәһәре)

 

 “В” категориясендә:

1 урын – Прохоров Спартак (Чебоксар шәһәре)

2 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)

3 урын – Александров Евгений (Ижау  шәһәре)

 

 “С” категориясендә:

1 урын – Сергеев Сергей (Казан шәһәре)

2 место – Кабачей Сергей (Киров шәһәре)

3 место – Соловьев Илья (Ижау шәһәре)

 

Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз  һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International