Бүген 10.00 сәгатьтә «Саба район үзәк хастаханәсененең» терапия бүлегендә хроник бронхит, астма һәм башка үпкә һәм сулыш юллары авырулары булган пациентлар сәламәтлек мәктәбенең онлайн-дәресендә булдылар.
Дәрес темасы: "ХОБЛ ны дәвалауның төп принциплары. ХОБЛ кискенләшүе. Кайда һәм ничек дәвалап була?».
Лектор: табиб-пульмонолог, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ФДБББУ пульмонология кафедрасы укытучысы, к.м. н. Шәйморатов Рөстәм Илдар улы.
Мондый чаралар хроник авырулары булган пациентлар өчен бик файдалы. Лекциядә табиб пациентларга аларның авырулары, кискенләшүдән ничек саклану, кискен ситуацияләрдә ничек эш итү турында сөйли. Пациентлар үз авырулары турында күбрәк белергә мөмкинлек алалар. Моннан тыш, мондый чараларда Республика медицина учреждениеләреннән югары профессиональ белгечләр, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары чыгыш ясый.
Оештыручы: "Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге" ДАССО. Онлайн-дәрес Россиянең «Контур-Толк»сервисында узды.