19 ноябрь - Россияда Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан райондашлар тарафыннан ел саен бергә җыелып, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, “Дулкын” радиосында кичке эфирда очрашу-чарада катнашу оештырыла. Быел исә алар Теләче район үзәгендә аллеяда пушка урнаштыру тантанасында да катнаштылар. Элекке артиллеристларның армия дуслыгы, халык алдында чыгыш ясаулары, шундый патриотик рухтагы чараларда катнашулары, болар барысы да яшьләргә, үсеп килүче яшь буынга уңай тәрбияви йогынты ясый, туган илгә карата ярату хисе тәрбияләүгә, кырыс армия мәктәбенә дә башка караш белән күз төшерергә мөмкинлек бирә. Элекке артеллиристлар төркеменең башында Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов тора.