"Туган илне саклау дигән һөнәр бар" дип аталган очрашу

2023 елның 17 ноябре, җомга

2023 елның 16 ноябрендә Саба Гимназиясе базасында "Туган илне саклау дигән һөнәр бар" дип аталган очрашу узды. Анда Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Закиров Фәнис Фәрит улы һәм Михайловск хәрби артиллерия академиясе укытучысы подполковник Сахаров Петр Алексеевич чыгыш ясадылар. Алар укырга керү, имтиханнар һәм курсантларның тормышы турында барысын да сөйләделәр. Чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International