Балалар иҗаты үзәге базасында Саба муниципаль районының «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе активистлары утырышы булып узды. Мәктәп укучыларының үзидарә органнары вәкилләре эшне планлаштыру һәм оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, мәктәптә үзидарә модельләре турында фикер алыштылар.
Утырыш кысаларында җирле Совет әгъзаларына сайлаулар узды, Совет әгъзалары барлык агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук активистлар өчен тренинг үткәрелде.
Очрашу ахырында активистлар ГТО нормативларын тапшырдылар.