90 яшьлек юбиляр

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

2023 нче елның 15 нояберендә Яңа Мичәндә яшәүче Садыйкова Сәгыйдә Шәрифулла кызына 90 яшь тулды.

Садыйкова Сәгыйдә Шәрифулла кызы 1933 нче елның 15 нояберендә беренче бала булып Саба районы Яңа Мичән  авылында гади колхозчы гаиләсендә туа.

1941 елда беренче сыйныфка укырга керә.Дүрт ел мәктәптә укытканнан соң колхоз эшенә йөри башлый.Сугыш башланганда ана нибары 8 яшь була. Әтиләре сугышка китә. Гаиләдә олы бала булгач ул укуын дәвам итә алмый, эшкә чыга. Фермада сарыклар карый, сыер савучыларга да булыша, амбарда эшли, чөгендер, бәрәңге басуларын эшкәртергә чыга.

1949 елда гаиләләре белән Амурга яшәргә китәләр. Хабаровскийда урман кисә. 3 елдан энесе Рахимулла белән яңадан туган авылына кайтып, фермага бозау караучы булып эшкә урнаша. Шул елны аларны Лаешка урман кисәргә алып китәләр, 2 ел урман кисә.

1957 елда Яңа Мичән авылында яшәүче Садыйков Мөзәкир Зариф улына кияүгә чыга. 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа Мичән мәктәбендә 20 ел җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Үз эшен яратып, намус белән башкара.

 Олы кызы Ләбибә , Яшел  Үзән шәһәрендә яши. Тормыш иптәше вафат. 1 улы һәм 1 кызы, 2 оныгы бар.

Кызы Рәфинә Казан шәһәрендә яши. 1 кызы бар.

Улы Әнәс Яңа Мичән авылында гомер итә. Килене Эльмира белән 3 кыз тәрбияләп үстерәләр, 1 оныклары бар.

Тормыш иптәше Мөзәкир абый 2006 елда вафат була. Сәгыйдә апа бүгенгесе көндә кызы өендә гомер кичерә. Саулыгыннан зарланмый, яз җитте исә, бакчасында эшли, төрледән-төрле яшелчә үстерә. Тәрәзә төбендә гөлләре  һәрвакыт чәчәктә.Саулыгына шөкер итеп, сөенеп, бәхетле гомер кичерә.Капкасыннан кеше өзелми, үзе һәрвакыт ачык йөзле, аңа карап сокланмаган кеше юк. Бүгенгесе көндә 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

Авылда яшәүче балалары көн дә төшеп, читтә яшәгәннәре шалтыратып, кунакка кайтып, хәлен белеп  торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International