06-12 ноябрь көннәрендә Омск шәһәрендә бадминтон буенча 13 яшькә кадәр "Россия беренчелеге" узды.
*Татарстан җыелма командасы* нда "Саба-Арена" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе *Галимуллин Рәсүл* , (2011 елгы) катнашты.
- Команда зачетында Татарстан җыелма командасы
*1 урын*.
- Шәхси зачетта безнең тәрбияләнүчебез Галимуллин Рәсүл медальгә бер адымнан гына калып:
- микста *5/8 урын* ,
- ялгыз категориядә *9/16 урын*ны яулады .
Рәсүлне һәм спорт мәктәбе тренерларын яхшы чыгышлары белән котлыйбыз.
Һәм киләчәк ярышларда уңышлы чыгышлар һәм җиңүләр телибез !