Мини-футбол Чемпионатында катнашу

2023 елның 10 ноябре, җомга

Районда спорт белән актив шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен барлык мөмкинлек, уңайлыклар тудырылган. Ел дәвамында район тарафыннан күп төрле спорт ярышлары уздырылып килә. Тимершык авыл җирлегендәге егетләребез бу ярышларда бик теләп  катнаша. Соңгы вакытта алар 2023/24 елгы хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International