1 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, укытучы һәм остаз елы уңаеннан «Укытучылар хөрмәтенә әдәби микс» дип исемләнгән библиомикс үткәрделәр.
Тормыш - ул зур мәктәп, кайвакыт безгә дәресләр бирә һәм төрле укытучыларны җибәрә. Балалар һәр кешенең тормышында укытучының мөһим роле турында белделәр, язучы булып киткән укытучылар турында кызыклы фактлар җыелмасы белән таныштылар. Чара ахырында герое укытучы булган әдәби әсәрләр буенча викторина үткәрделәр.