Халыклар бердәмлеге көне-1612 елда башланган бай тарихлы бәйрәм. Бу чара хөрмәтенә 2 ноябрьдә Лесхозның картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән үзара аңлашу, кешеләр турында кайгыртуны үз эченә алган акция уздырылды. Өлкәннәрне котлап өч төсне берләштергән тасма Һәм флажок бүләк ителде.