Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәсенең уку залында “Комсомол син минем тормышымда ” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Ял итүчеләр китапханә хезмәткәрләренең чыгышларын тыңладылар, кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплап кайттылар.