Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

    Зарипов Ленар Рөстәм улы –ҖЧ “Игенче” җәмгыятенең иң тырыш механизаторларының берсе. Хезмәт юлын 2007 нче  елда башлап , 2019 елда “Игенче” ҖЧҖнә тракторчы булып эшкә урнаша ул.

       Ленар Зарипов  универсаль  механизатор – кышкы айларда бульдозер тракторында ,  язгы чәчү вакытында зур егәрле  К -742 тракторында чәчү үткәрә һәм культивация  ясый. Җәен,   азык әзерләүдә катнашып , КамАЗ машинасында яшел масса ташый.Урып – җыю барышында Акрос  -550 комбайнын  иярли.

      Механизатор һөнәре элек-электән мактаулы эшләрнең берсе булып тора.

«Хезмәт кешесен данлыйбыз»  яшь комбайнчыларның Республика конкурсында катнашып кызыксындыру бүләкләренә һәм  Казан дәүләт аграр университетына укырга керү буенча сертификатка лаек булды. 

    Быел 22991 центнер ашлык суктырып , иң югары күрсәткечкә ирешкәне өчен, район үзәгендә узган  “Уңыш -2023” бәйрәмендә  Саба муниципаль башлыгы Р.Н. Минниханов кулыннан Диплом алды.

    Хезмәтен бәяләп , Казан шәһәренә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган бәйрәмгә чакырылып хөрмәтләнде.

    Алдынгы тракторчының эше дә , тормышы да бик матур.Тормыш иптәше Фәния дә алыштыргысыз хезмәткәр,  шушы җәмгыятьтә сыер савучы  булып эшли. Икесе дә тырышлар, гаилә бәхетләре тулы. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International