«Милләт яме- йола-бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

28 октябрьдә Тимершык авыл җирлегенең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Иске Икшермә мәдәният йортында «Милләт яме йола-бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсында «Балага исем кушу» йоласын тәкъдим иттеләр. Исем кушу мөселманнар өчен һәрвакыт зур гаилә бәйрәме. Баланың әти-әнисе мулланы, шулай ук туганнарын һәм танышларын чакыра. Барлык чакырылганнар яңа туган балага бүләкләр китерә. Бу йола бүләкләр бирү белән генә түгел, ә яңа туган балага яхшы теләкләр белән дә үрелеп бара. Мөселманнарда исем кушу йоласы һәр кешенең киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Исламда исем кушу кешенең аның белән бергә үз характерының төп үзенчәлекләрен алуын һәм тормыш юлы буенча үз юлын дөрес сайлавын аңлата. Йоланы сәхнәләштереп куюда шулай ук Кызыл-Мишә авылы имам-хатибы Мөхәммәтҗанов Дамир катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International