МКДЦ дан кардиологлар Саба Үзәк район хастаханәсендә пациентларны кабул итте.

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

Җомга көнне, 27 октябрьдә Саба үзәк хастаханәсе базасында Казан шәһәренең "Төбәкара клиника-диагностика үзәге" ннән табиб-кардиолог пациентларны кабул итте. Әлеге кабул итү кысаларында пациентлар йөрәк эхокардиоскопиясен дә (эхо-кс) тикшертте.

1 эш көне дәвамында табиб 22 авыруны карады, аларның 16 сы МКДЦ да планлы госпитализациягә чакырылды.

МКДЦның тар профильле белгечләрнең Саба үзәк район хастаханәсе базасында караулары кураторлык ярдәме кысаларында уздырыла.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International