04.11.2023-12.04.2024 елларда Мәскәүдә ВДНХда узачак «Россия» Халыкара күргәзмә - форумы кысаларында «Казанышлар.рф» проекты гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты Россиянең һәм аның төбәкләренең икътисадның төрле тармакларындагы мөһим казанышларын күрсәтү һәм популярлаштыру, ил тарихына игътибар җәлеп итү, аның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышу.
«Казанышлар.рф» сайтында Россия Федерациясе субъектларына аерым бүлек багышланган, анда һәр төбәк халкы фикеренчә, иң мөһим проектлар, казанышлар, объектлар, ачышлар яки фәнни эшләнмәләр өчен интерактив тавыш бирү оештырылган. Татарстан Республикасы 15 проекттан (казанышлардан) тора. Тавыш бирергә мөмкин: казанышлар.рф/achievements/region.