Бүген көн дәвамында Казан шәһәренең "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" ннән кардиолог күчмә кабул итә. Белгеч шулай ук - йөрәк эхокардиоскопиясен дә (эхо-кс) тикшерә.
Бүген кабул итүдә участок терапевты һәм Саба үзәк район хастаханәсе кардиологында алдан ук карауны узган пациентлар гына бар. Әгәр Саба үзәк район хастаханәсе белгечләреннән алдан тикшерү барышында планлы коронарография үткәрүгә күрсәтмәләр табылса, әлеге пациент бүген Саба Үзәк район хастаханәсе базасында уздырыла торган МКДЦ дан килгән кардиологка тикшеренергә юнәлдерелгән. Планлы коронарография үткәрүгә күрсәтмәләр расланганда, әлеге операция алга таба МКДЦ да уздырыла.
Хәзерге вакытта Казан шәһәренең "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" (МКДЦ) "Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУда кураторлык ярдәмен гамәлгә ашыра. Шул ярдәм белән, МКДЦ белгечләренең Саба үзәк хастаханәсе базасында мондый күчмә тикшерүләре даими булачак.