2023 елның 24 октябреннән 6 декабренә кадәр "Саба аграр көллияте" ГАПОУ базасында "Интенсив терлекчелек шартларында сөт терлекләренең саклануы"темасына авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, зоотехниклары, ветеринария табиблары укытыла. Практик өлеш ООО "Саба" җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә узды. Укучылар сыерларның рационнары белән таныштылар, азык өстәлен, әзер монокорм структурасын тикшерделәр.