Бүген, 26 октябрьдә иртәнге сәгать 10да "Сәламәтлек мәктәбендә" артериаль гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентлар өчен онлайн дәрес узачак.
Лекциянең темасы: «Артериаль гипертонияне дәвалау һәм профилактик чаралар". Өй шартларында, җәмәгать транспорты шартларында һәм эш урынында гипертония кризы вакытында беренче ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Әлеге лекция шушы төркемгә кергән кешеләргә (авырлыгы арту, хәрәкәт активлыгы җитмәү, стресска чыдамлыгы түбән булу, нәселдәнлек), шулай ук әлеге категория гражданнарның туганнарына, предприятия җитәкчеләренә, халык белән эшләүче белгечләргә дә файдалы булачак.
Лектор: табиб кардиолог, к.м. н., РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» ФДББОУ медицинада укытуның симуляция ысуллары кафедрасы ассистенты Мингалимова Ильвера Марат кызы.
«Сәламәтлек мәктәбе "онлайн рәвештә" Татарстан Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы республика үзәге " ДАССО оештырды. Онлайн-дәрес Россиянең «Контур-Толк»сервисында уза.
Кушылу өчен сылтама безнең ВКонтакте рәсми битендә урнаштырылган: https://vk.com/publicsabacrb.