25 октябрь көнне Саба гимназиясе базасында 7-8 сыйныф укучылары өчен “Брейн – Ринг” интеллектуаль уены булып узды. Ярышларда 6 укучыдан торган 22 команда үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын гына түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.
Уенның нәтиҗәсе түбәндәгечә: III урынга Сабабаш мәктәбенең «Умники» командасы, II урынга Саба урта мәктәбенең «Великолепная 7ка» командасы, I урынга Сәләтле балалар мәктәп интернатының «Галилео Галилей» командасы лаек булды.