Ясалма интеллект технологияләрен куллану нәтиҗәләрен мониторинглау һәм анализлау турында

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы ясалма интеллектны үстерү милли үзәге төбәк башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә башкарма органнары һәм төбәк оешмалары эшчәнлегендә ясалма интеллект технологияләрен куллану нәтиҗәләрен мониторинглау һәм анализлау үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча 2023 елда интеллектуаль өлгерү индексы формалаштырылачак.

Мәгълүмат җыю өчен түбәндәге анкеталарны тутырырга тәкъдим итәбез:

Федерация субъекты дәрәҗәсендә ясалма интеллектны үстерү буенча сораштыру
​Максат аудиториясе: федерация субъекты буенча бер анкетаны федерация субъекты дәрәҗәсендә ясалма интеллектны кертү һәм үстерү өчен җаваплы югары вазыйфаи зат (яки аның вәкаләтле вәкиле) яки цифрлы трансформациянең төбәк җитәкчесе (яки аның вәкаләтле вәкиле)тутыра

https://anketolog.ru/s/748026/y1bpiA4g

Аерым региональ башкарма хакимият органнары дәрәҗәсендә ясалма интеллектны куллану буенча сораштыру

Төбәк башкарма хакимият органнары (бигрәк тә өстенлекле тармакларны үстерү өчен җаваплы (2 нче кушымта)), шулай ук дәүләт хезмәтләре (функцияләр) күрсәтүче ведомство карамагындагы оешмалар (мәсәлән, КФҮ) һәм(яки) федерация субъектының башкарма хакимият органнарында ясалма интеллект кертү өчен җаваплы җитәкчеләр.

Башка ведомство карамагындагы оешмаларга (мәсәлән, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, урманчылыкларга, поликлиникаларга, музейларга һ. б.) оешмалар өчен 5 нче анкетаны тутырырга кирәк

Башкарма хакимиятнең бер органыннан/ведомство карамагындагы оешмадан бер анкетаны ведомство / оешманың цифрлы трансформациясе өчен җаваплы җитәкче (яки аның вәкаләтле вәкиле)тутыра

https://anketolog.ru/s/750053/ABtbrEfY​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International