Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бәйрәм

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы җитәкчелеге эшчеләргә бәйрәм кичәсе оештырды. Кичә аш табыны артында узды. Кичә җыр-биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Кичә барышында бригада җитәкчесе И.И. Ахәтҗанов хезмәттәшләренә башкарган фидакарь хезмәтләренә рәхмәт белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде. Бәйрәм кичәсен үткәрүдә ярдәм күрсәткән Туктар авыл клубы мөдире Г. М. Мавлетовага һәм китапханәче А.Т. Мөһәрләмовага да рәхмәтләребезне җиткерәбез.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International