20 октябрь көнне 2нче Саба «Эллуки» балалар бакчасында яңа билгеләнгән мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр өчен «Яшь җитәкчеләр белән эшне оештыру. Вазифага кертү» темасына район укыту семинар-практикумы узды. Семинар барышында мөдирләр һәм өлкән тәрбиячеләр мөдир, өлкән тәрбияче һәм шәфкать туташы номенклатурасы белән таныштылар. Семинар югары эмоциональ дәрәҗәдә, җылы, дус һәм ышанычлы атмосферада үтте. Чарада катнашучылар фикерләрен уртаклаштылар, чараны оештыру һәм үткәрүнең яхшы дәрәҗәсен билгеләделәр, алынган мәгълүматның гамәли әһәмиятенә югары бәя бирделәр, актуаль мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук алга таба эшләү перспективалары билгеләнде.