Өстәл теннисы буенча «Саба-Арена» спорт мәктәбе ГРАН ПРИЕНЫҢ 1 этабы узды

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

Бүген «Саба-Арена» УСК базасында «Саида» ҖЧҖ һәм «Трейд Металл» ҖЧҖ ярдәме белән «Саба-Арена» спорт мәктәбе ГРАН ПРИЕНЫҢ 1 этабы узды. Ярышларда Казан, Йошкар Олы, Кукмара һәм безнең район спортчылары катнашты. Хатын-кыз вәкилләре арасында Динара Исмаилова, Камилла Шиһапова, Алиса Гайнуллина дәрәҗә пьедесталын яуладылар. Ир-егетлэр арасында Инсаф Сираев җиңүче булды, ул финалда Данис Әхмәтҗановны җиңде, Камил Вилданов өченче булды. 

Шулай ук ОВЗ спортчылары арасында нәтиҗәләр ясалды:

1 - Раил Галиәкберов, 2 - Нияз Шаманов, 3 - Ленар Гайфуллин.

Кызлар:

1 - Галина Гороховатченко, 2 - Элина Шәйдуллина, 3 - Мария Чумакова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International