Лапароскопия ысулы белән Саба район үзәк хастаханәсе хирурглары МКДЦ белгечләре белән берлектә операцияне үткәрде.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 18 октябрьдә, «Саба район үзәк хастаханәсендә»  өлкән яшьтәге пациентка лапароскопия ысулы белән үт куыгын алу буенча операция ясалды. 2 сәгатькә якын дәвам иткән операция уңышлы үтте. Пациентның хәле тотрыклы.

Операцияне МКДЦның хирургия бүлеге мөдире табиб-хирург Рөстәм Зимагулов һәм Саба район үзәк  хастаханәсенең югары категорияле табиб-хирургы Ирек Йосыпов үткәрде.

Операцияне үткәрүдә шәфкать туташы Рушания Шакирова, анестезиолог Марат Сәлимов, аның шәфкать туташы Илсөяр Әхтәмова һәм кече медицина хезмәткәре Лилия Әхмәтшина катнашты.

Әлеге уртак операция төбәк-ара клиник-диагностика үзәгеннән кураторлык ярдәме кысаларында үткәрелде.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International