13-15нче октябрь көннәрендә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды. Быел ул сигезенче тапкыр оештырылды. “Татарча диктант” акциясе - Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Әлеге чара кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә диктант язу мәйданчыклары оештырылган иде, анда теләгән һәркем татарча диктантны ни дәрәҗәдә яза белүен тикшереп карый алды.
Диктантны телевизор экраннары аша тыңлап язу мөмкинлеге дә булдырылган иде. Экраннардан Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды