"Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс

2023 елның 14 октябре, шимбә

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.

7 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс узды. Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре “Кияү мунчасы” йоласын, Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ  авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре "Солдат озату", ә Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре  “Удмуртча туй йоласын” тәкъдим иттеләр.

 Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.

   Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International