«Хайваннар дөньясындагы яңалыклар» дип исемләнгән викторина

2023 елның 14 октябре, шимбә

 Октябрь аенда Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. 5 октябрь көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе  «Хайваннар дөньясындагы яңалыклар» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чараның төп максаты - балаларның игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтү, аларга карата җаваплылык хисе уяту, балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, әйләнә-тирә мөхиткә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Китапханәче сөйләвеннән балалар хайваннар дөньясының кеше тормышында мөһим урын алып торуын белделәр. Шулай ук балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр һәм үзләренең йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр. Ахырда китапханәче балаларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International