Туктар авыл клубында артериаль гипертензияне профилактикалау буенча әңгәмә.

2023 елның 13 октябре, җомга

Кичә, 12 октябрьдә, Туктар авыл клубында  «Югары кан басымы вакытында нәрсә эшләргә? " дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәне Туктар ФАП мөдире Каюмова Фирдания Абраровна үткәрде. Тыңлаучылар - Туктар авылы халкы.

Артериаль гипертензия киң таралган авыру булса да, һәм аның турында барысы да яхшы хәбәрдар кебек тоелса да, табиб-терапевт кабул иткәндә гражданнар бу авыру турында аз хәбәрдар булуларын күрсәтәләр. Нәкъ менә шушы максаттан әлеге чаралар даими рәвештә үткәрелә. Авыруны кисәтү яхшырак!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International