Октябрьдә Татарстанда яшәүче хатын-кызлар Россиянең иң көчле бизнес-практикларыннан өйрәнә алачак. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм "Минем бизнес" үзәге "Кече һәм урта эшкуарлык" милли проекты кысаларында «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» бушлай белем бирү программасын башлап җибәрәләр.