«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» әдәби -музыкаль кичә

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

7 октябрь көнне Көек авыл клубында  Кызыл-Мишә  мәдәният йорты  һәм китапханә, Тимершык мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә , «Укытучылар һәм остазлар елы»  уңаеннан  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”дигән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә хәзергесе вакытта эшләүче һәм лаеклы ялда булучы авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде. Кичә  авылдагы беренче мәктәп ачылган мизгелләрне искә алудан башланып китте. Аннары сәхнәгә бер – бер артлы төрле  елларда эшләүче ветеран һәм хәзерге вакытта белем бирүче укытучылар чакырылды . Алар үзләре укыткан дәвердә булган авырлыкларны һәм күңелле мизгелләрне искә алдылар. Мәктәп елларын, эшкә өйрәткән  остазлары турында сөйләделәр. Укытучыларын хөрмәтләп төрле елларда мәктәп бетергән укучылар килгән иде. Алар үзләрен укыткан укытучыларына рәхмәт  сүзләрен, музыкаль сәламнәрен җиткерделәр һәм чәчкә бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залда утыручы барлык укытучылар да игътибардан читтә  калмады.  Кичәдән барысы да  канәгать калды һәм күтәренке рухта таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International